ТОРКЫЛДА’У ф. Торыйк-торыйк дип кычкыру (торналар тур.). Сандугач сайрап, карга каркылдап, торна торкылдап дан казана дигәндәй, Уймин әнә карга урынына каркылдап йөреп дан казанды тылда чакта. С.Поварисов

Торкылдап алу Бераз, берара торкылдау. Язгы зәңгәр күктә очкан торналар күл өстеннән узганда торкылдап алды. Яңарыш

Торкылдап кую Көтмәгәндә, кинәт торкылдау; бер тапкыр торкылдау. Торкылдап куйды мескен савыт, эчендәге «байлыгы»ннан аерылганда. Ф.Баттал

Торкылдап тору Бертуктаусыз торкылдау; даими торкылдау

Торкылдый башлау Торкылдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә