ТОРЕАДОР и. исп. Корриданың төп катнашучысы, үгезне үтерүче. Малайлар Хәмитнең --- цирк дигәне үгез белән булачагын тиз чамалап алдылар. --- Хәмит ишегалдыннан Акмаңгайга атланып чыкты. Кыяфәте горур, әйтерсең испан тореадоры. Ф.Яруллин. Бик күп тореадорлар, оста матадор булып җитешкәнче, байтак еллар бандерильеро вазифасын башкаралар. Р.Фәйзуллин |