ТОРГЫНЛЫК и. 1) Агымсызлык, хәрәкәтсезлек (су тур.)

2) Нәрсәнең дә булса үсеше тукталу, катып калу. Консилиумнарны еш җыю белән без врачларны үзалларына фикер йөртүдән, мөстәкыйль карар кабул итүдән, инициатива күрсәтүдән биздерәбез. --- Бу инде гариплек, медицинаны торгынлыкка илтү. Г.Әпсәләмов. Илдә гәрчә бүген «торгынлык чоры» дип йөртелсә дә, совет власте елларының иң чәчәк аткан, халык хуҗалыгы тотрыклы үсеш алган заман Л.И. Брежнев хакимлек иткән 1964 елдан соңгы чорга туры килә. Р.Корбан

3) Хәрәкәтсезлек; эшсезлек, инициативасызлык. Кырларда-басуларда – сөрелгән һәм сөреләсе җирләрдә, әрәмә өсләрендә, чокыр-чакырларда, калкулык башларында – бөтен тирә-якта серле бер тынлык, торгынлык саклана иде. Н.Фәттах. Үзеңнең оеган буыннарыңны язу, холкың торгынлыгын җиңеп, яңарып яшәргә тырышу беркайчан да соң булмаска тиеш. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә