ТОРГЫН с. 1) Үтәли агымы булмаган, бер урында җыелып торган, агымсыз (су тур.). Әнә бит, ургып агып торган куәтле елга, торгын сулы күл кебек, акрынлап сөрси, өсте яшелләнә, --- акрынлап һәлакәткә бара. С.Сабиров

2) физ. Бер үк амплитудалы һәм ешлыклы дулкыннар бер-беренә каршы килеп кушылганда барлыкка килә торган. Ике системаның дулкыннары, бер-бере өстенә салынып, торгын дулкын хасил итәләр. Физика

3) кит. Бер халәттә катып калган, үзгәрми торган. Мин үзем бик үк ышанып бетмәсәм дә, ихтимал, икенче канатны салу мәсьәләсе дә торгын ноктадан кузгалыр. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә