ТОРГЫЗУ ф. 1) йөкл. юн. к. тору. Любашаны үз яныбызда гына торгызасы иде, әмма без теләгәнчә булмас шул. М.Хуҗин 2) Аякка бастыру, торырга, басарга ярдәм итү яки мәҗбүр итү. Мин, бер сүз әйтмичә, бары: «Әйдәгез!» – дип, аны кулыннан йомшак кына тотып торгыздым. Ә.Еники. Шулай бер әүмәкләшеп алгач, үземне кар эченнән күтәреп торгыздылар ---. Л.Ихсанова 3) Нәрсәне дә булса тек, вертикаль, үрә торган хәлгә китерү, бастыру. Атым муенын катырган, колакларын торгызган. Г.Бәширов. Гайфулла куштан --- толып якасын торгызган, авызыннан котырган сыер сөте исе бәрелеп тора. М.Мәһдиев 4) Нәрсәне дә булса төзү, ясау. Күлләр арасында, сазлык кырыйларында, кыя башларында әйләнә-тирәне ут астында тотарлык яңадан-яңа ныгытмалар торгыздылар. Г.Әпсәләмов. Янган кешеләргә йортлар торгыздылар, Кармаш хастаханәсенә мунча салдылар. М.Маликова 5) диал. Берәр урында тоту (күбесенчә кыска вакыт эчендә). Хөснетдинне, бер-ике сәгать келәттә торгызып, тагын милиция бүлмәсенә чакырдылар. Ф.Сәйфи-Казанлы 6) дини Тиешле хәрәкәтләрен үтәп, тиешле сүрәләрне, тәсбихләрне әйтү; кылу, уку (намаз тур.). Берсе намазда, ә икенчесе әлегә намазын торгызмаган булса, ай-һай, тормышта авыр. Сөембикә. Анда: «Намазны торгызыгыз, дөреслектә, намаз мөселманнарга билгеле вакытларда үтәлергә тиешле гамәл итеп йөкләтелде», – дигән. Шәһри Чаллы 7) Йокыдын уяту. Иртәнге алтыда йокыдан торгызалар. Р.Мостафин 8) күч. Җимерелгәнне, таркалганны рәткә кертү, яңартып җибәрү. Сабира апасының балалары иске мәчетне яңадан торгыздылар, Зәйтуганда яңадан мәчет эшли башлады. Ф.Бәйрәмова. Союз җимерелде. Дәүләт белән идарә итәргә, производствоны торгызырга, авыл хуҗалыгын саклап калырга, икътисадны аякка бастырырга кирәк. Р.Миңнуллин 9) күч. Берәр оешма, хуҗалык һ.б.ш.ны кабат тергезү. Яһүдләр үзләренең дәүләтен ике мең елдан соң торгыздылар. З.Зәйнуллин 10) күч. Үсеп китәргә ирек бирмичә, бер дәрәҗәдә тоту. Мәдәни үсешне кичәге дәрәҗәдә торгызу 11) күч. Терелтү. Ул кыямәт көнне үлекләрне торгызыр, һәм Аның көче бөтен нәрсәгә дә җитәдер Торгыза бару Эзлекле рәвештә бер-бер артлы торгызу. Соңгы ике бүлектә автор татар мәдәниятенең нигезен тәшкил иткән һөнәрләргә туктала, --- аларга һәйкәл торгыза бара. Т.Галиуллин Торгыза башлау Торгызырга тотыну. Әни аксакны бер култыгыннан күтәреп торгыза башлады. Х.Камалов. Гитлерчылар, шул тирәгә йөздән артык солдат урнаштырып, яңадан күперне торгыза башладылар. И.Хуҗин Торгыза төшү Гадәттәгедән ныграк торгызу. Әрекмән яфрагыдай зур йонлач колакларын торгыза төшеп, хәрәкәтсез калды... М.Хәсәнов. Студентлар колакларын тагы да ныграк торгыза төшәләр. Э.Шәрифуллина Торгызып бару Һәрберсен рәттән торгызу. Ул ике япьле агач сәнәк белән машина алдыннан егылып чуалган сабакны торгызып барырга тиеш. М.Әмирханов Торгызып бетерү Барысын да торгызу; ахырга кадәр торгызу. Йортны һәм хуҗалыкны яңадан торгызып кына бетерәләр – сугыш башлана. Я.Шәфыйков. Ташчылар йорт стеналарын торгызып бетерде ---. Ә.Сафиуллин Торгызып җибәрү Билгеле бер моментта, тиз генә торгызу; яңадан торгызу. Менә ярлылар өчен ашханәне дә торгызып җибәрәсе иде. Ш.Баһаутдин. Җиңү көненең 65 еллыгы уңаеннан тимурчылар хәрәкәтен торгызып җибәргәннәр. Ватаным Татарстан Торгызып карау Торгызырга тырышу. Өйгә алып кайту өчен, атын торгызып карый, хәле җитмәгәч, бергә эчеп утырган танышларына китә. Г.Нигъмәтуллина. Бер елдан монополияне кабат торгызып карадылар, ләкин «идән астында» аракы җитештерүчеләрне контрольдә тотарлык түгел иде инде. Ватаным Татарстан Торгызып кую Тулысынча, тулаем торгызу. Ә өйнең, Алла боерса, менә дигәнен торгызып куярбыз, мин андый балчык өйләрнең ничегрәк салынганын караштыргалап йөрдем инде. М.Галәү. Аның бәхетенә, ул тирәдәге биш-алты колхоз берләшеп, өч катлы хастаханә бинасы торгызып куйганнар икән. М.Маликова Торгызып тору Билгеле бер вакыт аралыгында торгызу. Турыга өенә кайтып китми, Фазлый да, шунда тоткарланып, кеше сүзенә колагын торгызып тора икән. З.Мурсиев |