ТОРГИ и. рус сөйл. Берәр кешенең, учреждениенең һ.б.ның мал-мөлкәтен яисә кайсы да булса сирәк әйберне, сәнгать әсәрен, махсус игълан итеп, халык алдында артыграк хак бирүчегә сату; ачык базар, аукцион. Шәһәр торгиенда Воронцовларның Өчтамак пристанендагы икмәк контораларын сатып алдым. Т.Гыйззәт. Вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә шуны «торги»га куеп саталар ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә