ТОРГАНЫ рәв. 1) Гел, һаман, һәрвакыт. Әти торганы: «Балаларым яшь кала», – дип өзгәләнде. Г.Гобәй 2) Бөтенләй, баштанаяк. Егет кенә түгел бит ул минем Мусам, аның торганы алтын. Ф.Бурнаш. Баланың, чынлап та, кызыксынып карарлык җире юк иде. Торганы бер юешлектән гыйбарәт иде ул. М.Әмир |