ТОРБАЧЫ и. 1) Торбада I (4 мәгъ.) уйнаучы яки сигнал бирүче музыкант. Скрипкачы чикерткә, кубызда уйнаучы май коңгызы, торбачы күбәләк, барабанчы әкәм-төкәм һәм башка музыкантлар шунда җыелганнар. Җ.Тәрҗеманов

2) Торба I (1 мәгъ.) салучы, торба үткәрүче эшче. Алар, командировкаларга барып, --- бораулаучылар, ташчылар, шофёрлар, торбачылар белән аралаштылар һәм шулар тормышы турында яздылар. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә