ТОРБА I и. 1) Сыеклык, газ, пар һ.б.ш.ны үткәрү өчен эче куыш озын көпшә, көбәк, морҗа. --- усал җил йортлар арасында тырпаеп калкып торган торбалардан ургылган кара төтенне өзгәләп очыра иде. М.Маликова. Аккан суын җир астына күмелгән тимер торбалар аша дуңгыз фермасына төшерттергән иде. Торбалары тыгылгач, үз агымына агып торган чишмә бөтенләй тукталды. Н.Хәсәнов 2) Судноның машина бүлегенә боерыклар, күрсәтмәләр бирү өчен көйләнгән махсус көпшә. Капитан нечкә торба аркылы түбәндәгеләргә кычкырды 3) сөйл. Йөрәк тибешен һәм сулыш алуны тыңлау җайланмасы; стетоскоп. Торба белән тыңлау кирәкме, чүкеч белән төпелдәтү кирәкме, кроватька яткырып әвәләү кирәкме – берсен дә калдырмады доктор. М.Әмир 4) Бер башы бүрәнкәсыман киңәйгән тынлы музыка коралы. Егетләр яшь: кайсы тугызда, кайсы унда укый ---. Үпкәләрен бераз ял иттергәч, иреннәрен юешләп, яңадан торбага өрә башлыйлар. Ярты сәгать чамасы өргәч, композитор туктата, төзәтмәләр кертә ---. М.Мәһдиев. Иртәнге якта бар кешене мәйданга кудылар, анда, кызыл байраклар болгап, җиз торбалар уйнатып, кайнар нотыклар сөйләп, мичне өрдереп җибәрделәр. Ф.Бәйрәмова 5) физ. Ерактагы предметларны күзәтә торган оптик прибор. Кораблар ярга мөмкин кадәр якынрак килделәр ---. Күперчекләрдәге шкиперлар озын-озын күзәтү торбаларын бушап калган яр буена, урман читләренә, ерактагы тауларга төбәделәр. И.Хуҗин |