ТОРАТАШ и. 1) Табыну максаты белән вертикаль рәвештә урнаштырылган зур таш пот, балбал, санәм. Уттай янган дүрт күз, тораташка, потка текәлгәндәй, куркып, ялварып, түрдә утырган ханга текәлде. Н.Фәттах 2) Җир өслегеннән өскә чыгып торган зур һәм биек таш, кечкенә кыя; борынгы халыклар урнаштырып калдырган зур таш; башбата. Мондый кешеләрне ачуландыруы чиксез кыен. Алар тау башында җиргә кереп беткән тораташка охшыйлар. Г.Әпсәләмов ◊ Тораташ булып калу к. тораташ булып кату. – Вон моннан, Мөхәммәтгали углы Сираев! – Кунак, аптырап-каушап, тораташ булып калды, ул ни әйтергә белмәстән: – Нәрсә? – диде. Р.Батулла. Тораташ булып кату Берәр төрле көчле кичерештән, гаҗәпләнүдән, аптыраудан һ.б.ш.дан хәрәкәтсез калу. Мин инде китеп барырга да җыенган идем, Хәкимҗанның тораташ булып катып торуына гаҗәпләнеп, туктап калдым. Г.Бәширов. Бу көтелмәгән хәлдән алар да тораташ каткан иде. Г.Әдһәм. Тораташка әйләнү к. тораташ булып кату. --- Нәгыймне астан тартып чыгарган Әнис абый, бер мәлгә, үле гәүдәне нишләтергә дә белмәгәндәй, чайкалып басып торды да, тораташка әйләнеп, телдән язган Хәким абыйның беләгенә китереп салды. Н.Гыйматдинова. Тораташтай катып калу к. тораташ булып кату. Әкрәм карый гаҗәпләнүдән тораташтай катты да калды. М.Галәү. Баш хадим --- җарияләрне олы залга чыгарып тезгән иде, сарайда күптән түгел генә пәйда булган Роксолана авызыннан шундый сүз ишетеп, тораташтай катып калды. В.Имамов |