ТОРАКЛЫК с. 1. Торак булырлык, тору өчен ярарлык, кеше яшәрлек. Беркөн ул [Нигъмәтҗан] Мәүлиха әбинең исән калган ярты өен тәмам тораклык хәленә китерде. Ә.Фәйзи

2. и. мәгъ. Торак, торак корылмалар массивы (бина, авыл, шәһәр һ.б.). Еракта тораклыклар күренеп тора. Аның бик күп җирләрдә станнары, тораклыклары, кирмәнчекләре, шәһәрчекләре булган. Татарстан тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә