ТОРАК и. 1. 1) Яшәү, тору өчен эшләнгән бина, бүлмә яки корылма. Казан дәүләтенә кергән төньяк-көнбатыш Башкортстанның урман полосасында яшәгән игенче халкында күрше халыкларныкына охшаш агач тораклар булган ---. Б.Хәмидуллин. Теге әбине бүген үк шул йортларның берсенә урнаштыра тор, ятим балаларны да иске торакларыннан күчерергә кирәк булыр. Ф.Хуҗин 2) к. торлак (1 мәгъ.). Көзге кырпак төшүгә, бөтен Болгар иле яңадан үзенең кышкы торак урынына – Чулман белән Чирмешән арасындагы болыннарга кайтып керә иде. Н.Фәттах 3) к. торлак (2 мәгъ.). Шушы урында --- ашханә, склад, клуб, ферма тораклары салынды. Ф.Садриев. Терлек тораклары искиткеч зур, нык итеп төзелгән, артезиан коеларыннан су бина эченә үк кертелгән иде. Т.Нәҗмиев 2. с. мәгъ. Кеше яшәрлек, кеше яши торган. Моңарчы шәп-шәрә дала булып яткан җирләрдә яңа торак пунктлар, посёлоклар калыккан. А.Хәсәнов. Асяның анда торак бүлмәсе бар. Х.Камалов |