ТОРА’-БАРА рәв. 1) Вакыт үтү белән, беркадәр вакыт үткәч. --- тора-бара үзем дә сизә башладым: минем уйнавым чынлап та көннән-көн яхшыра, шомара бара иде. Ф.Әмирхан

2) Әкренләп; бераз көттереп; җайлап. Офык читендә бер нокта күренде, тора-бара бу нокта зур булды, һаман алга үрелде. А.Алиш. Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярышып эшли башладылар. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә