ТОПОНИ’МИКА и. гр. 1) Берәр төбәк, өлкә һ.б.ш.ларның географик атамалары җыелмасы. Быел мин үзебезнең районның шактый авылларында булып, андагы топонимика белән танышып йөрдем. Т.Миңнуллин

2) Лексикологиянең географик атамаларны өйрәнә торган бүлекчәсе. Шуннан соң татар ономастикасы, аның антропонимика, топонимика, гидронимика һәм этнонимикага багышланган томнары булачак, фразеологиягә аерым том багышланыр дип күздә тотыла. Р.Фәттахова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә