ТОПОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Геодезиянең җир өстен үлчәү һәм планга яисә картага төшерү белән шөгыльләнә торган бүлеге. Хәрби әзерлек дәресләре дә безнең теңкәгә тиде. Атнасына сигез сәгать буе һәртөрле уставлар, сугыш кораллары, тактика, топография, стройда йөрү. Ә.Рәшит

2) Берәр урынның, җирнең, өлкәнең җир өсте (рельеф үзенчәлекләре, юллары һ.б.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә