ТОПОГРА’ФИК с. 1) Топографиягә караган. Виктор Харищенко исә топографик отряд эшчесе. И.Хуҗин. Ул XIX гасыр ахырында Үзәк һәм Көнчыгыш Африка буйлап сәяхәт итә, --- топографик эшләр үткәрә, гидрологик һәм метеорологик күзәтүләр алып бара. Материклар һәм океаннар географиясе 2) Җир өсте үзенчәлекләрен күрсәткән. Картадан карыйм (ә топографик карта бик төгәл: хәрбиләр өчен эшләнгән, һәр чокыр, һәр калкулык ачык билгеләнгән), әһә, безнең маршрутта ике авыл бар икән! Р.Фәйзуллин |