ТОПАЗ и. гр. Силикатлар төркемендәге төсле пыяласыман кристаллары булган минерал, асылташ. --- кояш әлегә күренми, тиздән аның тәүге алтын нурлары бәллүр урман эченә сибелерләр дә каеннарның бәскә төренгән бөдрә ботакларыннан тамып торган ак мәрҗәннәрдә, серле топазларда чагылып уйный башларлар. Г.Әпсәләмов. Тышлыгы фирүзә, мәрҗән, --- топаз кебек кыйммәтле ташлар --- белән бизәлгән Коръән, үзенең зәвыклы эшләнеше белән, фото һәм видеокамераларны шундук үзенә юнәлтте. Р.Шакир |