ТОНЫКЛАНУ ф. 1) Тонып китү, тону; ачыклыгы, җетелеге югалу. Менә ул поезд урманга кереп китте, менә аның тавышы тоныкланды, менә ананың төпчек улы карлы туган җиргә аяк басты. М.Мәһдиев. Берничә елдан аларның төсе тоныклана, күбәләкләр үзләренең матурлыкларын һәм җәлеп итү сәләтен югалталар. Ә.Халидов 2) Үтәкүренмәлегә әйләнү, ачыклану. Күктәге балкыш кабынып яисә сүнеп киткән чагында, күл өсте дә үзгәрә: я яктыра, я тоныклана. Г.Әпсәләмов 3) Сиземен, сизгерлеген югалту. Саҗидәнең куллары, Сафаның иңбашыннан шуып төшеп, сәкегә бәрелделәр. Күзләре тоныкланды, аннары бөтенләй йомылды. М.Галәү 4) Уй, фикер йөртү сәләте кимү. Әбу Бәкер әс-Сыйддыйк бу төшеннән куркынып уянды. Маңгае тирләп чыккан, акылы тоныкланган, хәтере чуаланган иде. Ф.Яхин 5) күч. Аныксызлану; көчен, конкретлыгын, җанлылыгын югалту. [Торып киткән җир] башта сагындырып йөдәтә, яңадан барасы килеп китә, аннары, вакыт узу белән, әкрен генә ераклаша, тоныклана ---. Ә.Еники. Гадәттә, районга киткәч, әйбәт кенә шагыйрьләрнең дә иҗатлары тоныклана, ә Харрас районда түл җыеп яткан булды. Ф.Яруллин Тоныклана бару Торган саен тагын да тоныклану. Кыска чәчле малай образы әкрен-әкрен тоныклана барды. Л.Ихсанова. Дөресен генә әйткәндә, мәхәббәт хисе үзе дә тоныклана бара кебек. М.Әмирханов Тоныклана башлау Тоныклану ягына үзгәреш сизелү. Хәтердә тоныклана башлаганчы, кәгазьгә төшереп каласы иде бу күренешне – салават күперенең туып килгәнен. М.Маликова. Шунда тирә-яктагы урманнар, елтыр сулы елга, шалашлар, йөнтәс адәмнәр, ничектер, ераклаша, тоныклана башлады. Р.Фәизов Тоныклана төшү Бераз тоныклану. Шулай да балкып торган нурлы күзләренең бераз тоныклана төшүенә дә игътибарсыз калалмады. Г.Галиева. Әйтерсең лә ул йөрәгендә гел генә ниндидер төзәлмәс яра саклаган, шул ярадан йөз нуры тоныклана төшкән... Н.Хәсәнов Тоныкланып бетү Бөтенләй тоныклану, тоныкланган хәлгә килү. Стенада эленеп торган --- сәгать, тоныкланып беткән көзге --- бүлмә дивары белән бер яшьтә кебек тойгы калдыралар --- иде. Ф.Яхин. Күзеңне ачыбрак кара: саргаеп, тоныкланып беткән ич инде бу кәгазьләр. А.Гыймадиев Тоныкланып калу Ниндидер бер эш, сәбәптән тоныклану, тоныкланган хәлгә килү. Аның битләре, күз кабаклары шешенеп чыккан, хәтта күзенең зәңгәрлекләренә хәтле тоныкланып калган шикелле иде. В.Нуруллин. Ә --- кояш, җил искән саен гаҗәеп зур утлы күмердәй кызара да, яңадан күксел элпә белән капланып, тоныкланып кала. Р.Вәлиев Тоныкланып китү к. тоныклана төшү. Ләкин күзләрдәге элеккеге наз бераз гына кимегән, күзләр тоныкланып киткән, карашларда ниндидер серлелек, яшерен сагыш бар. М.Мәһдиев. Элегрәк язылган бик күп әсәрләр дә шушы фонда тоныкланып китте шикелле. М.Галиев Тоныкланып тору Вакытлыча тоныклану; тонык хәлдә булу. Юк, шулай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый: йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора. Ә.Еники. Дөнья нәфис бәс энәләре белән нәкышьләнгән, кояшның яктысы кайдадыр еракта тоныкланып кына тора. Ф.Садриев |