ТОНЫК с. 1. 1) Тонган, саф, үтәкүренмәле. Таймас су астында алтмышка тикле санаганчы тора, тонык суда күзен ачып, төптән унбиш адымнар үрмәләп бара ала икән. А.Тимергалин. Өнсез-хәрәкәтсез таулар, тып-тын, бер дулкынсыз яткан тонык күл, аның ярын басып алган биек, калын урман --- – болар барысы да аңа читсенеп, өнәмичә карыйлар. Д.Булатова

2) Якты һәм ачык булмаган, күзгә ташланмый торган. Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Г.Ибраһимов. Шул вакыт өй ишеге ачылганны ишетәм һәм өйалдындагы керосин лампасының тонык нуры безгә таба юнәлгәнен күрәм. М.Мәһдиев

3) Ачык ишетелми торган. Кемнәрнеңдер үзара сөйләшкән тонык тавышлары ишетелде. М.Галәү. Әллә кайдан ерактан тонык кына җыр – моңлы татар җыры ишетелә. Г.Әпсәләмов

4) Формасы яки контурлары ачык күренми торган. Һидиятулла картның --- саргайган, таушалган карточкасы бар иде. Шәһәр фотографы шул тонык рәсемнән могҗиза ясады ---. М.Мәһдиев. --- кайчандыр бу идәннең паласларын хәзер инде йөз чалымнары тонык фоторәсемнәрдә генә сакланып калган кешеләр таптап йөргәндер. М.Маликова

5) Төсе ачык, җете булмаган. Күк йөзе күксел бәрхеткә охшаган йомшак бер тонык төскә керде ---. Ә.Еники. Пәрдә аша төшкән ут палатадагы бар нәрсәне яшел итеп күрсәтә, авыруларның йөзләре дә, өсләренә ябынып яткан одеяллары да, хәтта аларның чәчләре дә ниндидер тонык яшел төскә кергән. Ф.Яруллин

6) күч. Төссез, хиссез. Аның күз алмалары --- төссез, тонык иде. Әмма шул тонык карашта ниндидер теләк дип әйтимме, ниндидер өмет димме, ниндидер омтылышмы – шуңа охшаш сәер чаткы чагылып китте. Р.Батулла

7) күч. Анык, аңлаешлы, ачык булмаган. Ләкин күңел көзгесендә аларның сурәтләре тонык ---. А.Тимергалин. Һәм төштәге күренешләр ачык түгел, тонык һәм төссез булалар. И.Хуҗин

8) күч. Сүлпән, боек. Яңгырга чыланган өйләрнең тәрәзәләре тонык күңелсезлек белән карап торган төсле күренә иделәр. Ш.Камал

2. рәв. мәгъ. 1) Күренер-күренмәс хәлдә, ачык түгел. Өйләр, өй буендагы тупыллар, урамга кунаклаган каз оялары болганчык су төбендә утырган кебек тонык кына булып күренә башлады. Л.Ихсанова. Тавыш килгән яктан, тонык кына булып, әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Р.Мөхәммәдиев

2) Өлешчә канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, уртача, яртылаш. Либреттода Закир [образы] тонык бирелгән. М.Җәлил

3) Ишетелер-ишетелмәс дәрәҗәдә. Калын стена аркылы музыка тонык кына ишетелгәнгә, аз гына да борчымый. Г.Әпсәләмов. Ерактан, бик ерактан тонык кына ишетелә башлаган чаң тавышы да аларга баштарак шул сихри мәхәббәт чыңы булып тоелды. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә