ТОНЧЫКТЫРУ ф. 1) Сулыш юлын кысу, буу яки гомумән сулышны тоткарлау. Чиксез тузан тончыктыра, тын алу авырлаша, хәл бетә. М.Гафури. Мин сине, теләсәм, коры һавада да тончыктырам, дидем. Н.Гыйматдинова 2) Буып, сулыш юлын каплап үтерү. Дьяк Дмитрий исемле бу сабыйны бәкедә тончыктыра. Р.Батулла. Бу җан ияләрен сулы чиләктә тончыктырып үтерделәр. Г.Гыйльманов 3) з.-сыз Әйләнә-тирәдәге табигый халәт тәэсирендә тын кысылу. Ак томан ак мамык шикелле биткә, өскә сарыла, күз алдында да сыек сөт, сыек пар: буа, тончыктыра. Р.Камалов. Белсәгез иде андагы печән тузанын. Борынга, авызга гына түгел, колак тишекләренә хәтле тула иде. Төчкертә, йөткертә, тончыктыра. Р.Ганиев 4) күч. туп. Дөмектерү, һәлак итү. Мирхас яз көне Берлиннан махсус килгән бер снайперны тончыктырды. Х.Камалов. Андый әйбәт кешеләрне үтергәнче, әнә, Хәбир бабай әйтмешли, председатель Самат шикелле --- адәми затларны тончыктырасы иде дә бит. В.Нуруллин Тончыктыра бару Булган берсен рәттән тончыктыру. Безгә хәзер астыртын рәвештә ватарга, астыртын рәвештә җимерергә, җае туры килү белән һәрбер фашистны тончыктыра барырга кирәк. Т.Гыйззәт Тончыктыра башлау Тончыктырырга тотыну. Карале, Түбән Кама төтеннәре айга хәтле күтәрелә икән, тончыктыра башлады. Ватаным Татарстан Тончыктыра язу Чак кына тончыктырмый калу. Аракы Шурикның ирен читләреннән акты, бугазыннан үтмичә, тончыктыра язды. Х.Ширмән Тончыктырып бетерү Барысын да тончыктыру. Татар халкы фронтовикларга язган хатында, шулар җөмләсеннән мин дә, «--- изге Ватаныбыз туфрагына аяк баскан актык фашист шакшысына кадәр тончыктырып бетергәнче сугышырга» өндәп, барлык татар егетләрен чакырган идек. Т.Гыйззәт Тончыктырып тору Даими тончыктыру; хәзер, әле тончыктыру. Абзарның салам түбәсе астына яшеренгән Сәлим кызарышып мунчадан чыккан бер фашистны тончыктыра торды. Яңарыш |