ТОНЧЫКТЫРГЫЧ с. Тончыктыра торган; авыр, пычрак. Түбәндә янгын көчәя бугай, тончыктыргыч төтен әллә кайлардан бәреп чыга, --- рубкага тула, күзгә керә башлады. С.Сабиров. Башын артка чөеп, тончыктыргыч сасы эчемлекне чиксез аяусызлык белән авызына бушаткач, кулларын бутый-бутый, тыпырдап биергә тотынды. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә