ТОНЧЫГУ ф. 1) Һаваның төтен, ис, газ, тузан һ.б.ш. белән пычрануыннан яисә һава җитмәүдән сулыш кысылу, буылу. «Тамак ачканда, файдасы бик зур», – дип, Әлтафи аңа тәмәке суырттырды. Гыйззәтуллин бер-ике суырып тончыкты да --- коса башлады. М.Мәһдиев. Чак кына һава керерлек бердәнбер урын – ишек астындагы ярык. Шул ярык янына ятып, чиратлашып, һава сулыйлар икән. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Р.Мостафин 2) Тын юлына су, ризык һ.б.ш. эләгеп, суларга комачаулау. «Порошин!» – дип кычкырмакчы иде, канына тончыкты. Х.Камалов. Шулай ди-ди үзе ярга таба үрмәләде, абынды, су йотты, тончыкты, үзе ике кесәсенә дә балык тутырды. М.Мәһдиев 3) күч. Көчле кичерешләрдән кинәт тотлыгып калу, сүзеңне әйтә алмый тору. Самавыр янында кара көеп утырган әни, кинәт тончыккан сыман, йөткеренеп алды. С.Сабиров. Хатын күз яшенә тончыкты. Р.Камал 4) күч. Буылып, сулыш тыгылып яки батып үлү. Теге Агыйделдә тончыккан кеше синең кемең була? Г.Гобәй 5) күч. туп. Үлү. – Сезне бит баш квестор Полоний, тончыкты ул, дигән иде. – Тончыкты ул, дидеме? – Тончыктымы, әллә дөмектеме, диде. Р.Сәгъди Тончыга башлау Тончыгырга тотыну. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. М.Хәбибуллин. --- сагындырган әче төтенне никотин сорап ярсыган үпкә күзәнәкләренә тутырам, аларны бронхларда озаграк, һаман озаграк тотасы килә, инде сулыш органнары тончыга башлый, ютәл буып ала. Ф.Хуҗин Тончыга язу Чак кына тончыкмый калу. Авызына сөт коелган нарасый, тончыга язып, үзенең ризасызлыгын белдереп, беренче булып ыңгырашу авазы сала. М.Хәсәнов. Савыт-сабаларны юып куйгач, кухня өстәленең астын ачса, бурсыган, күгәргән искә тончыга язды. Ф.Садриев Тончыгып алу Кыска вакыт арасында бераз тончыгу. Зәбир инде муеннан кереп баткан иде. Лайла өстеннән аның чем кара бөдрә чәче, акайган күзләре һәм җанварларча үкерүе генә калкып калды. Ул берничә тапкыр тончыгып алды. З.Хәким Тончыгып бетү Тулысынча, бөтенләй тончыгу; бик нык тончыгу. Төтенгә үзем дә тончыгып беттем, кызның да күзләре яшьләнде ---. З.Хөснияр Тончыгып калу Кинәт тончыгу, ниндидер сәбәптән тончыгу. Чынлап та пулемёт тончыгып калды шикелле. Х.Камалов. Тынчу, сасы мохиткә күнеккән үпкә саф һавадан тончыгып калды: башым әйләнеп китте, чак кына аңымны югалтмадым. М.Әмирханов Тончыгып китү Кинәт тончыгу. Шуннан Кожинов сүгенеп бер төкерде дә (тончыгып кит шул шешәң белән, аннан башка да яшәрбез әле, янәсе) --- зур-зур атлап китеп барды. Р.Мостафин Тончыгып кую Кинәт тончыгу. Бозау әнисенең эченнән чаршавы-суы белән килеп чыга, башы я тоягы белән үзе тишмәсә, тончыгып куюы бар. Г.Якупова Тончыгып тору Берникадәр вакытка, берара тончыгу. Фәрит аның чыраена сыра сибә, теге сырага тончыгып торган арада, арка ягында Гаффарның югын абайлап, Фәрит чыгып йөгерә. Р.Батулла Тончыгып яту Озак вакытлар дәвамында тончыккан хәлдә булу. Җәй буе шушы базда тончыгып яту бик күңелле дип беләсеңме әллә? Ф.Яруллин |