ТО’НУС и. гр. 1) физиол. Нерв үзәкләренең һәм мускул тукымаларының, талчыкмыйча, киеренке хәлдә торуы. Борынгы Чыңгыз ханнар, аннан соң килгән төрки ханнар, картаюдан куркып, организмның тонусын тиешле дәрәҗәдә тотар өчен, гомер ахырында гел ата чыпчык ите ашаганнар. М.Мәһдиев. Ул безнең хастаханәгә китерелгәндә, аның яшәү билгеләре юк иде инде. Сулышы сизелми, йөрәк тонусын тоеп булмый, кан басымы юк. Л.Локманова

2) Яшәеш процессларының активлыгы. – Чәй сары мәтрүшкә, шалфей, акчәчәк, эт шомырты чәчәге кушып пешерелсә, тонусны, кәефне күтәрә, – ди ул. Т.Әйди

3) Кәеф, эчке рухи халәт, күңел торышы. Менә җандагы нур биреп тора торган «лампочкалар»ын сүндерделәр. Нишләргә? Әллә, тонусны күтәрү өчен, кибет тирәсенә барып, «өч борын»га керергәме? Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә