ТОНУ ф. 1) Сыеклыкның эчендә йөзеп йөргән каты кисәкчекләр төпкә утырып, үтәкүренмәле хәлгә килү. Бохарай әби ---, авылга кайткач, халыкка: «Мин урманда бик матур чишмәгә юлыктым. Мул сулы, үзе тәмле, болганса да тиз тона, күчик шул урынга --- », – дигән. Х.Садри 2) Су аша күренгән шикелле томансу булу, ачыклыгын югалту. Күк йөзе караңгылана төште, урман салкынчаланды, йолдызлар бер яктырып, бер тонып, ерактан-ерактан җем-җем иттеләр, елтырадылар. Ф.Әмирхан. Ул сәбәптән хәтерем сынган иде, Күңелемнең көзгесе тонган иде. З.Шәмсетдин 3) күч. Череп яки башка сәбәпләр белән бозылу, төсен югалту. Тонган йомыркадан бәпкә чыкмас. Мәкаль 4) күч. Күрмәс, ишетмәс, сизмәс, тоймас яки фикерләмәс хәлгә килү. Ул көч-хәл белән башын күтәрде, тонган бер караш белән килүчеләргә күз йөртеп алды ---. М.Галәү. Чәр-чәр килгәне атауга хәтле ишетелә, шуның тавышыннан Гыймайның түгел, минем колак тона иде. Р.Вәлиев. Малай аның өскә калыккан шәп-шәрә якты ботларына карамаска тырышты, --- баш эшләүдән туктады, тонды, бушап калды. Р.Зәйдулла Тона бару Торган саен ныграк тону, әкренләп тону. Ике биек яр арасында бикләнеп гөпелдәгән шарлама тавышы якынайган саен, аның колаклары тона барды, һәм менә ул, ниһаять, килеп җитте. А.Хәлим Тона башлау Тону билгеләре сизелү. Тик Тәлгать, тона башлаган ачык күзләрен каядыр текәп, аларга җавап бирмәгән. З.Зәйнуллин. Тизлек артканнан-арта, һава басымы үзгәрүдән Олегның хәтта колагы тона башлады. З.Мәхмүди Тонып алу Вакытлыча гына тону. Игътибар итмәскә кирәк икән андыйларга, күз дә салмаска. Куыклары кабара да шунда ук шартлый. Андый вакытта, гадәттә, колак тонып ала. Ф.Яхин Тонып бетү Тәмам, бөтенләй тону. Тыңлый-тыңлый колакларым тонып бетте. Ф.Яруллин. Кое суы тонып бетмәгән иде әле. Г.Гыйльманов Тонып калу Нинди дә булса сәбәп белән тонган хәлгә килү. Бераздан аның коңгырт күзләре тонып калды ---. А.Вергазов. Тонып калган бу моң һәр йөрәктә, Яшәп калган бу моң һәр өйдә. Л.Шагыйрьҗан Тонып килү Акрынлап тону Тонып китү Кинәт тону. Ашлык бушаткан җирләргә алар кара болыттай төшеп утыралар, һавага күтәрелә башласалар, канат тавышларыннан колак тонып китә иде. Ә.Еники Тонып тору Вакытлыча тону. Су тонып торган карлы-балчыклы урамнан лачтор-лочтыр ат кузгалды ---. М.Мәһдиев. Кинәт урнашкан бу тынлыктан колаклары, су астындагы кебек, берни ишетмичә тонып тордылар. Ф.Садриев |