ТО’ННАЛЫ с. 1) Бер яки берничә тоннага тигез булган, билгеле сандагы тонна авырлыгына тиң. Мина ул – шундый шартлаткыч: утызар тонналы танкларны җимереп ташлый. М.Мәһдиев. Берзаман бозау иләмсез зур, бер тонналы үгезгә, көтүченең беренче ярдәмчесенә әверелә. Р.Мостафин 2) Билгеле сандагы тонна сыйдырышлы яки шул күләмдәге йөкне күтәрә алырлык. – Әле генә состав килде, – дип, урынына кире утырды Ихтыяр. – Егерме вагонмы? – Алтмыш икешәр тонналы егерме вагон. Р.Вәлиев. Татарстан Мәгариф министрлыгына балалар йортлары өчен Горький автозаводында чыга торган 1,5 тонналы ике йөк машинасы («полуторка») бирелгән. Л.Шәех |