ТО’ННАЛАП рәв. 1) Тонналарга бүлеп, тонна үлчәме белән. Без – имам, мөфти, казыйлар – Русия, Татарстан өчен зур хезмәт куябыз. Ул эшне килолап та, тонналап та үлчәп булмый. Р.Газиз 2) Ничәдер тонна чамасы, билгеле тоннага якын. Авыр двигатель, тонналап арматура, ике тоннага якын цемент төягән машина, ак балчык өемен сөзеп узса, туп-туры упкынга очачак. Р.Батулла. Вертолётта очып килгән белгечләр капсуладан нидер бушатып ала, ләкин бер тонналап авырлыктагы аппаратны шунда ук алып китмиләр. Римзил Вәлиев 3) күч. Күпләп, бик күп итеп. --- миңа балык килолап түгел, центнерлап, тонналап кирәк. Ә.Еники. Киңәшне тонналап бирделәр аңа, әмма хәл конкрет эшкә барып төртелгәч, төрлечә боргаландылар, кайсы, мин кечкенә кеше, дип мескенләнеп калды. Х.Камалов |