ТО’НИК I и. ингл. 1) Коктейль ясау өчен кулланыла торган салкынча, төссез, хәл кертә торган газлы эчемлек. --- составында алкоголь бик аз булган тоник, коктейль кебек эчемлекләр сату утыз өч процентка азайган. Татарстан яшьләре 2) Бит тиресен чистарту, сафландыру өчен кулланыла торган косметик матдә, сыекча. Иң беренче чистарткыч күбек яки сабын белән битегезне юып, чиста тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Шәһри Казан 3) Тонусны күтәрә торган матдә; шуның нигезендә ясалган ашамлык яки эчемлек. Аны фармацевтлар ашкайнату системасын нормага салучы хуш исле тоник дип атый |