ТОНДЫРУ ф. 1) Тонык хәлгә китерү, тоныкландыру. Базаркян казанны төшереп, җиде таска салып, сөтне тондырды. К.Насыйри. [Суны] комы, балчыгы белән тутырма, әйбәтләп тондырып ал. Т.Гыйззәт 2) Көч белән ыргытып, атып бәрү. Аның итәгенә мин барып ябышканыем, әлеге урыс мине күтәреп алып, айкап торып, кар көртенә тондырды. А.Хәсәнов. Искәндәр учына йомарлап өлгергән ташын җан ачуы белән капка төбендәгеләргә тондырды. М.Кәбиров 3) Савытка, капчыкка һ.б. сыешлыкларга нәрсәне дә булса күп итеп яисә тиз генә һәм үлчәмичә, чамаламыйча салу. Ул блиндаж миченең утлы күмеренә куйган берничә котелокның берсен алды да шуңа бер уч чәй тондырды, өстен япты. Х.Камалов. «Инде хәзер киемнәрне юарга кирәк!» – диде ул һәм ваннага су агызып, шул суга ике кап порошок тондырды. Ф.Яруллин 4) сөйл. Көч белән сугып җибәрү, колак тонырлык дәрәҗәдә каты итеп сугу. Ире – Нәҗибе исенә төште, аның, шушы кискен тартыш барганда, сәкедә җәйрәп, гырлап ятуын уйлап әрнегән хатын Сабитның икенче яңагына берне тондырды. А.Гыйләҗев. Вилданов аның изүеннән сул кулы белән эләктереп «торырга ярдәм итте» дә уң кулының зур йодрыгы белән ияге астына китереп тондырды. З.Зәйнуллин 5) күч. Күрмәс яки ишетмәс дәрәҗәгә җиткерү. Нәкъ шул вакытта якында гына каты шартлау бар җирне селкетте, колакны тондырды. Х.Камалов. Гимнастёрка якаларын чишкән яланбаш Әлтафи, күзләрен тондырып, чын ау мылтыгы белән сәхнәгә атылып керде ---. М.Мәһдиев Тондыра башлау Тондырырга тотыну. Немецлар тәмам исләрен җыйдылар, чәнечкеле тимерчыбык буена вак мина белән тондыра башладылар. Х.Камалов. Халык тынып калды, түгәрәк кысыла төште, һәм ике яшь егет, усалланып, бер-берсенә шап та шоп йодрык белән тондыра башладылар. Н.Фәттах Тондыра язу Чак кына тондырмый калу. Каргасын каркылдатып колагыбызны тондыра язды... Н.Сәйяр Тондырып алу Тиз генә тондыру; кинәт, каты итеп тондыру. Аны-моны уйламыйча, Мөнип карт кулындагы сөңгесен күтәрде дә авыр сөңге сабы белән тегенең арт санына берне тондырып алды. Н.Фәттах Тондырып бетерү Ахыргача, тулысынча, бөтенләй тондыру. Аннары берсе өстеннән берсе миңа зарланырга тотыналар. Тәмам колагымны тондырып бетерәләр. А.Хәсәнов Тондырып карау Сынау өчен тондыру. [Вәлиәхмәт:] Яле, тондырып кара. – Налимә, кизәнеп, Вәлиәхмәтнең битенә суга. Т.Миңнуллин Тондырып ташлау Уйламыйча тондыру. – Минемчә, йомыркаларны күбрәк тондырып ташладык бугай, – дип, Фәрхетдин төрттереп алды. Ш.Бикчурин. Берсенә ялгыш ныграк тондырып ташлаганмын... Д.Бүләков Тондырып тору Әле, хәзер тондыру; һәрвакыт, даими тондыру; билгеле бер вакыт арасында тондыру. Сугыштан соң аякка басып китә алмыйча азапландык: бераз күтәрелебрәк карасак, баш түбәсенә тондырып тордылар. М.Хуҗин. Әлеге химик элемент, суны бер тәүлек тондырып торган очракта, парга әйләнеп юкка чыга. Шәһри Казан |