ТОН и. гр. 1) муз., физ. Билгеле бер югарылыктагы саф тавыш. Остазы-укытучысы Заһидулла Яруллин --- Салихка күнегүләр ясата. Бармакларның йөгерек хәрәкәте, --- югары һәм түбән тоннарга күчү --- дисеңме – боларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Р.Низамиев 2) мед. Йөрәк тибешенең, пульсның хәрәкәт тавышы. Йөрәк тоны. Күкрәк тонының тоныклануы 3) Сөйләүченең кәефен, тыңлаучыга яки сүз предметына карата мөнәсәбәтен һ.б.ш.ны белдергән тавыш төсмере. Менә сөйли торгач, ул, шундый ук эшлекле тон белән, үзенең өйләнергә теләвен әйтте. Ә.Еники. – Ә нигә син бөтен хатын-кыз да шулайдыр дип уйлыйсың әле? – диде секретарь, җитди тонга күчеп. В.Нуруллин 4) Төс, шулай ук бер үк төснең ачыклыгы яисә куелыгы белән аерылып торган төсмере. Кара бөдрәле чәчләрен, --- сыпыргалап, көзге алдында Игорь ак якалы күлмәген рәтли бирә, караңгы тондагы буйлы галстугын төзәтеп ала. Ф.Яхин. Нәүфәл Адылов математик Якушев портретын караңгы тондагы агачтан кисеп эшләгән. Казан утлары // Картинаның, рәсемнең яки манзараның гомуми фоны. Якты тондагы картина 5) күч. Язма сөйләмдәге билгеле бер кәеф, рухи халәт чагылышы. Табигатьне, кеше хисләрен ачык тоннарда күрә белүе лирик геройның эстетик идеалының ачык чагылышы. Ф.Сәхаветдинова 6) күч. Яшәү рәвешенең билгеле бер характеры, стиле. Кабатланудан да курыкмыйча (бу турыда сөйләү яхшы тон булып санала) әйтә алам: Владимир Семёнович Высоцкий – минем заман кешесе, һичшиксез, кабатланмас феномен ---. Т.Әйди. Хәтта урамда басып ашауны да начар тон итеп саныйлар иде. Ватаным Татарстан 7) күч. Җыелыш, киңәшмә һ.б.га бирелгән билгеле бер юнәлеш. Без бөтен татарның хәрәкәтенә тон бирә идек. Г.Исхакый. Балтыйк буе республикаларының югары культуралы депутатлары съезд һәм парламент эшенә тон бирә. М.Галиев |