ТОМЫРЫЛЫП рәв. Мөлдерәп, тутырып. Партком секретаре күзлеген җәһәт кенә йолкып алды да томырылып күзләремә карады. М.Хәсәнов. Камилнең томырылып үзенә карап торуын күреп, кыз, чытлыкланып, аның янына ук килеп басты. Ф.Бәйрәмова ◊ Томырылып торган Тутырып, мөлдерәп карый торган. --- пароходка соңгы пассажирлар булып килеп кергән озынча йөзле, ябык гәүдәле егет белән томырылып торган кара күзле сөйкемле кызны «Вера Засулич» пароходындагылар бер күрүдә хәтерләп калдылар. Р.Туфитуллова |