ТОМЫРУ ф. 1) Кинәт кенә алып бәрү, ату, көч белән атып бәрү, селтәнеп ыргыту. – Юк, руслар бирелми! – дип кычкырды да трубалы фашистка граната томырды. Г.Әпсәләмов. Сәкинәне «табигать авазы», инстинкт харап итүен аңлаган Сәхия үзенең хатын-кыз киемнәрен утка томыра. Ф.Яруллин

2) Күтәреп бәреп яру. Ярсаң ике, томырсаң өч булырлык гәүдәсе белән, кыз баланың ял белмичә көнен-төнен эшләп алган акчасын --- әрәм-шәрәм иткән җилкуар да өлешсез калмады. М.Хәсәнов

3) Бик каты сугып җибәрү. Юра, күп уйлап тормастан, карчыкның да башына томырды. Идәндә канга батып яткан гәүдәләр аша эчкә үтеп, аннан дер калтыранган хатынны сөйрәп чыгарды. Р.Сәгъди. Әлеге сүзне кычкырган фермер Сәгыйдулла, Сафаларның койма тактасын йолкып алып һәм дә болгап, коммунизмның әзер шулпасын бушлай эчеп яшәгән ялкау Фәсхинең аркасына томырды. Ф.Баттал // Йөгереп килеп сөзү. Тәкәләрнең берсе икенчесенә --- икенче мәртәбә томырды. М.Госманов

4) Кинәт һәм каты гына тарту. Балыклар --- калкавычны, томырып, су төбенә алып төшеп китәләр. А.Алиш

5) диал. Умыру, зур итеп кисеп, тешләп яки сындырып алу. Каюм, зур-зур гына ике котлетны бетереп, өченчесенең читеннән томырып алгач:Бәрәңгене кайдан аласыз?диде. Ш.Камал

Томыра башлау Томырырга тотыну. Печәнне, өч япьле агач сәнәк белән алагаемга күтәреп, сәндерәгә томыра башлады. Ф.Яруллин. Егетләр таш стена артына гранаталар томыра башладылар. Г.Гыйльманов

Томырып җибәрү Кинәт томыру. Менә, ичмасам, авылда бар иде Мотгәрәйләрнең мунчасы! Ут кебек кызган ташына бер чиләк салкын су томырып җибәрсәң, ләүкәдә түгел, идәндә дә чыдар хәл калмый иде. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә