ТОМЫЛУ ф. Зур омтылыш белән һәм бар көчкә тырышып йөгерү, чабу. Ул сүзсез калды, беравыктан, томылып, өйләренә йөгерде. А.Гыйләҗев. Менә әнкә песи --- баласының колак артларын «тешләп» алган була, аннары читкәрәк китеп, сабыена ерактан сокланып --- ала. Ә сабые, тәкатьсез калып, томылып килә дә әнкәсенең җылы куенына башын төртә. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә