ТОМШЫК и. 1) Кош авызының мөгез катлаудан гыйбарәт, алга таба очлаеп чыгып торган, эләктереп алу, чуку әгъзасы, борыны. Кайдадыр тукран агач кайрысына томшыгы белән бәрә. Г.Әпсәләмов. Әлфиянең Кенәри исемле бик матур кошы бар. Каурыйлары да сары аның, томшыгы да сары, хәтта шырпыдай неп-нечкә тәпиләре дә кызгылт сары. Г.Сабитов

2) Ташбака, үрдәкборын, башаяклы моллюсклар һәм кайбер динозаврларның мөгез катлаудан торган озынча тешсез казналыгы

Томшык борын Очы аскарак бөгелеп, бөкрәеп торган борын, карчыга борын. Бу хәбәрне ишеткәннән соң, Поцелуйкин, кулларын угалап, утырган урынында сикереп куйды, мәченеке кебек яшел күзләре кечерәеп, җыерчыклар эчендә тәмам югалып калды, томшык борыны тагын да нечкәреп киткәндәй булды. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә