ТОМРАП рәв. диал. 1) Тулы булып, тулылык белән. Идел тынып, томрап ага. Г.Әпсәләмов 2) к. томырылып . Сискәнеп күзләрен ачты һәм диварда эленеп торган кыз рәсемен күрде. Җан иңгән диярсең, томрап карап тора. М.Маликова 3) Бар көчкә, зур тизлек белән. Шуннан соң [атлы] егетләр, томрап чабып, Михельсон гаскәренә барып кергәннәр. К.Насыйри ◊ Томрап торган 1) Сау-сәламәт; тазалык, бөтенлек һәм яшәү дәрте ташып торган, тере, елгыр. Үзе кебек үк зур күзле, олырак авызлы томрап торган улы дөньяга килгәндә, Әхтәри Берлин янында бәләкәй генә зиратта --- ята иде инде. А.Гыйләҗев. Безнең картаймыш көнебездә томрап торган оныклар сөясебез, --- иркәлисебез килә, дигәннәр. Ф.Яруллин; 2) к. томырылып торган. Шуның томрап торган күзләре, энҗедәй тезелеп киткән тешләре, дулкын-дулкын чәчләре төшләремә кереп саташтыра, ди, балакаем. Ф.Яруллин |