ТОМЛЫК и. 1. Билгеле сандагы китапларга бүлеп тупланган басма әсәрләр җыентыгы. Монда Ленинның утыз томлыгы, Маркс, Энгельс әсәрләре, дәреслекләр һәм әдәби китаплар: Горацийдан башлап М.Горькийга хәтле. И.Салахов. Бу арада Галимҗан Ибраһимовның өч томлыгын кулга төшердем. Р.Кәрами 2. с. мәгъ. Билгеле сандагы томнарга бүлеп урнаштырылган. Татарстан китап нәшрияты күптән түгел республиканың халык шагыйре Роберт Миңнуллинның җиде томлык әсәрләр тупламын бастырып чыгарды. Н.Хисамов. Казакъ теленең ике томлык сүзлеге басылып чыккач, галимнәр унике томлык сүзлек төзүгә керештеләр. Ф.Хәкимҗанов |