ТОМАУЛА’У ф. Томау белән авыру. Томаулаган сарыктай төчкеренеп тик утыра. Ф.Яруллин. Ул иркә сүзләр, назлы карашлар, томауласам да борчылып йөрү синнән генә эләкте миңа, Фидан. Э.Яһудин Томаулап алу Кыска гына вакыт эчендә томаулау. – Ә грипп белән авырмаган идегезме? – Шул грипп булды микән, томаулап алган идем алуын. Х.Сарьян Томаулап йөрү Әле, хәзерге вакытта томаулау, томаулаган хәлдә булу Томаулап кую Тиз арада, кинәт кенә томаулау. Озак йөрмәгез урамда Декабрь кичләрендә. Юкса куярсыз томаулап, Суыкта күп йөрсәгез. Ф.Мәҗитов Томаулап тору Әле, хәзер бераз томаулау Томаулый башлау Томауларга тотыну, томау билгеләре күренү. Томаулый башладыңмы, көт тә тор грипп киләсен, шуңа күрә тизрәк дару кап, әни. Яңарыш |