ТОМА’У и. Борын куышлыгының лайлалы ярысы ялкынсыну (бүлендек, төчкерүләр белән характерлана). Температурам, әкренләп, утыз җидегә кадәр төште, баш авыртуы һәм томау да бетте диярлек, тик ютәл генә һаман җибәрми иде әле. Ә.Еники. Борынына томау төшкәнме, тамагы бераз карлыкканмы, Клара бюллетеньдә иде, ул көнне эшкә чыкмады. А.Хәсәнов |