ТОМАНСУЛАНУ ф. Томансу һава аша тоныграк булып күренү; томанлы булып китү. Киң басулар, сузылып яткан таулар, томансуланып, урман күренә безнең тәрәзәләрдән. М.Хуҗин. Кара, нинди еракларга бормаланып-сырмаланып китә икән бу таулар, сыртлар, үзәннәр! Ерагайган саен, төсләре томансулана, --- күз аермас төтенсел карасу төскә кереп, ерак офыкларга барып тоташа алар... М.Рәфыйков Томансуланып тору Томансуланган хәлдә булу; әле, хәзер томансулану. Иртән урман-кыр өсләре томансуланып тора |