ТОМАНЛЫК и. астр. Галәмдәге җисемнәрнең томан рәвешендә күренгән төркемнәре. Күктә Киек Каз Юлына иң якын торган икенче бер галактика – Андромеда томанлыгы бар. А.Тимергалин. Айчибәр ятлар кочагында, ә мәхәббәт йолдызлар аръягындагы томанлыкка болыт булып таралган. Н.Әхмәдиев |