ТОМАНЛЫ с. 1. 1) Томан төшкән. Менә шул чакта, томанлы, җылы, язгы көннәрнең берсендә, карт Идел үзенең кышкы авыр йокысыннан уяна. Г.Әпсәләмов. --- әллә ниткән томанлы тарлавыклар, ак болытлы тау аралыклары, ак каз мамыгыннан ясалган кибәннәр мине, тирбәтә-тирбәтә, әллә кая алып баралар иде ---. М.Мәһдиев 2) күч. Ачык булмаган, тонык; билгесез. Шулай да бу чәкәләшү, егетнең беленер-беленмәс томанлы тойгыларына ачыклык биргәндәй, очкын элдереп җибәргәндәй итте. Х.Камалов. Элек күл булган шактый киң чокыр шәйләнә башлагач, ул шул тарафта ниндидер томанлы шәүлә абайлаган иде, бара-бара, шәүлә кеше кыяфәтенә керде. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. Ачык итеп түгел. Буранлы төндә Гайния кочагына чумуын Мисбах томанлы гына хәтерли. Н.Әхмәдиев. Гадәттәгечә, Шубарин томанлы сөйләшә, сүзләрен серле һәм усал итеп әйтә белә, моңа Әкрәмхуҗаев ияләнгән иде инде. Р.Мирхәйдәров |