ТОМАНЛАНУ ф. 1) Һавада томан хасил булу. Әнә бер сүзе дә чыкмаган шофёры салкыннан томанланган, бер генә җан иясе дә күренмәгән тып-тын урамда --- басып калды. Ф.Баттал

2) Ачык булмау; томан, төтен, рәшә һ.б. аркылы тонык күренү. Кызыл парга охшап, томанланып Кояш карый кырга. Ш.Маннур. --- тузан белән җилдән тирә-юнем томанланды, кояш нурларының шәүләсе күзләремне чагылдырып үтте. Т.Кәримов

3) Томанлыга әверелү, томанлы булып тору. Елан, авызыннан угын чыгарып, күзләре алдында һава томанланып, бөтен каны кайнап каһәрләнә башлады. Г.Тукай

4) күч. Тоныклану, күрмәс булу. Нәүмиз Фәгыйлә причалда ялгыз торып кала, күзләре томанлана. С.Сабиров. Шурик аракыдан томанланган карашын тәрәзәгә төбәде ---. Х.Ширмән

5) күч. Ачык итеп аңлау, фикер йөртү, сиземләү һ.б.ш. сәләтләр чикләнү. Кайдадыр кечкенә генә өмет чаткысы чагылды. Томанланган зиһене ачыла төште. Г.Әпсәләмов. Ачудан аңым томанланган: мылтыкны онытып калдырганмын. З.Хәким

6) күч. Мәсьәлә катлаулану, чуалу, ачык, анык, билгеле булмау. Шулай итеп, «бару-бармау» мәсьәләсе, Әминә белән сөйләшкәннән соң, бигрәк тә буталды, бигрәк томанланды ---. Ф.Әмирхан

Томанлана бару Торган саен ныграк томанлану. Казаннан ераклашып, туган авылына таба якыная барган саен, Зәлиянең күз алдындагы сурәте томанлана бара, ә бабасының сурәте ачыклана. Р.Вәлиев. – Менә бу Зуля була, Данис абый. – Ә-ә! – Данисның томанлана барган күз карашы ачыла төште. Р.Галиуллин

Томанлана башлау Томанлану билгеләре күренү. Меңбашы, хәйләкәр елмаеп, томанлана башлаган күзләре белән аңа карап алды. Р.Сәгъди. – Кызык, бик тә кызык, – дип, Динар әңгәмәдәше сөйләгән хәлләрне сыра белән томанлана башлаган башыннан үткәрде. Х.Әпделмәнов

Томанлана төшү Бераз томанлану; тагын да томанлырак хәлгә килү. Эчми эчкән Зөфәргә җитә калды: тамырлары буйлап рәхәт җылы таралды, йөзе аз гына алсуланып кызарды, күзләре чак кына томанлана төште ---. Ә.Еники

Томанлана язу Чак кына томанланмый калу. Кызының үлемен томанлана язган аңы аша үткәрүче Ана, соңгы ихтыяр көчен җыеп, каршында басып торган доктор алдына тезләнде ---. Яшел Үзән

Томанланып бетү Тәмам, бөтенләй томанлану

Томанланып калу Ниндидер сәбәп аркасында томанлану. Яшь җегет калтыранып китте, иңбашлары салынып төште, күз карашы томанланып калды. Н.Фәттах

Томанланып китү Көтмәгәндә томанлану. Әмма бераздан аның кайчандыр чем кара булган, хәзер инде үз төсләрен җуя башлаган күзләре җылымса көндәге тәрәзә пыяласыдай томанланып киттеләр. Г.Әпсәләмов

Томанланып тору Томанланган хәлдә булу. Монда ул --- бөтенләй икенче төрле зәңгәрләнеп, томанланып торган серле офык һәм төпсез күк йөзен күрде. Н.Фәттах. --- томанланып торган көн кинәт кенә ачылып китте ---. Ф.Садриев. Касыймның карашы томанланып тора, ни уйлый: хуплыймы ул энесен, әллә гаеплиме – һич аңларлык түгел иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә