ТОМАНАЛЫК и. Томана булу, аңсызлык, наданлык. Әзимов янында томана булуың бик ачык күренә. Әнвәр, үзенең томаналыгын белгертмәс өчен, сүзгә кушылмый, бары гаепле елмаеп, ияк каккан булып утыра. Х.Камалов. Юләр сөальнең хатын-кызны рәнҗетә, кимсетә торган ахмаклык, томаналык икәнлеген аңлады Сәет. Т.Галиуллин |