ТОМАНА с. 1. Әйләнә-тирә хакында белеме чикле, надан, аңсыз. Ася үзе дә томаналардан түгел, китап укырга ярата. Күбрәк чит ил авторларын. Х.Камалов. Мәктәптә укытучы бер томана балага икеле утырта. Ф.Яхин 2. и. мәгъ. Шундый кеше. – Без монда берни белми ятабыз, томаналар, – диде Фәрхәнә апа, үз-үзен тәнкыйтьләп. Н.Фәттах. Аннары сакчы, аркасына мылтык терәп, картны Миңнулла бүлмәсенә алып керде дә: – Уф, нишләтим икән, иптәш Гайсин, бу томананы? – диде. В.Нуруллин |