ТОМАН и. 1) Атмосферадагы эссе һәм салкын һаваның үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән су пары кисәкчекләре массасы. --- бүген тау итәкләрендә көне буе томан йөзә, олы тау үзе бөтенләй күренми үк, түбәсенә хәтле күксел болыт сарган. К.Миңлебаев. Тәкәшүр болынының Чулман ягында, бик зур болыт сыман булып, аксыл томан күтәрелде. Н.Фәттах

2) Һаваның үтәкүренүчәнлеген киметә яки җуя торган һәртөрле масса (рәшә, тузан, төтен һ.б.). Әйтерсең лә җәйге кайнар рәшә Югарыга сине, күккә дәшә. Тынычланып калган сыман булып, Ул тарала җиргә томан булып. Җ.Дәрзаман // Бу, пар. Бусага аша үткәч, ияреп кергән суык томаны аша хатыны Бибигайшәнең тантаналы итеп боерган тавышын ишетте ---. З.Зәйнуллин

3) күч. Күрергә, сиземләүгә яки фикерләүгә комачаулык итә торган халәт. Шуннан аңымны ниндидер томан каплап китте, ди, әй рәхәт үзе, тоташ мамык эчендәмен имеш, ә йокы бал күк татлы, бөтен тәнне камырга әйләндергән, ди. Х.Камалов. Көн аяз, табын күрекле, хезмәттәшләр ачык йөзле иде, әмма, нилектәндер, Мәрьямнең башын сарган томан таралмады. М.Маликова

4) күч. Ачык, анык, төгәл булмаган нәрсә. Күрәсең, аңа [Нәфисәгә] бик ачык булган нәрсәләр дә кайберәүләр өчен куе томан икән әле. Г.Бәширов. Сөйгәнем белән кавышу шатлык кына түгел, үкенеч газабы да китерде. Киләчәгем билгесез, томан эчендә иде. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә