ТОМАЛА’У ф. 1) Нинди дә булса өслеккә икенче бер әйбер түшәү, җәю, тишек-ярыкны берәр нәрсә белән каплау. Кар астына су төшкәч, сукмакка «алдавыч» ясыйсың: көрәк белән карын алып, чокырына су тулгач, өстән юка гына кар белән томалыйсың. Ш.Галиев. Куян эзләре дә күңелне күтәрә. Алар шушы тирәдә генә бәрәңге базларының өстен томалаган салам өемнәре янында уйнаклап йөргәннәр бит. А.Гыйләҗев 2) Берәр әйбернең өстен капкач яки башка берәр нәрсә белән каплап кую, ябып кую. Нәҗип мунча мичен томалап, салкын-кайнар суларны әвеш-тәвеш китереп көйләп чыккач, күңеле борлыгып, инеш буйларын тагын бер урады. А.Гыйләҗев. Әнисе, самавырын томалап, сөйләнә-сөйләнә, ишегалдына чыгып китте. Р.Вәлиев 3) Тән, баш, кул-аяклар һ.б.ш.ны нәрсә белән дә булса ябу, бөркәү, каплау. Әнкәсе, кече якка ашыга-ашыга урын җәеп, балаларны тиз-тиз йокларга салды, өсләреннән кат-кат юрган белән томалады ---. Г.Галиева 4) Билгеле бер урынны, җирлекне тоташ каплау, берәр нәрсә белән ябу. Бала куркып җыларга тотынды, ләкин ана кеше шундук аның авызын шәл очы белән томалады ---. Н.Фәттах. Өченчесе эчендәге пуля ярасын кулы белән томалап тоткан. Р.Сәгъди 5) Күрү, күренү мөмкинлеген чикләү, ышыклау, өртү (болыт, томан, караңгылык, күз яше һ.б.ш.лар тур.). Кала өстен томалап, тузан баганалары күтәрелде. М.Хәсәнов. Көн бик сәленке иде, күк йөзен кара болыт томалаган --- иде. М.Хәбибуллин. Бу сүзләрдән соң читтәрәк утырган Шәргыянең күзләрен яшь томалады. Г.Галиева 6) Берәр өслеккә тоташ яту, тулысынча ябу, каплау, күмеп китү. Ләкин кар ябалак-ябалак булып ява бирде, җир өстен томалады. Р.Ишморатова. Матур булып үсеп килгән бәрәңгеләр, инде тирес өстен томаларлык булган кыяр, гөрләп-яшьнәп утырган яшелчә түтәлләре – берсе дә Гөлбеттин бабайны куандыра алмады. Р.Гариф 7) Тәрәзә, ишек һ.б.ларны берәр нәрсә белән ябу, каплау. Өйалдында чыбылдык белән томаланган бер карават тора иде ---. М.Мәһдиев. --- авылның иң читендәге, тәрәзәләре такталар белән томаланып, каралты эчләренә, якын-тирәләренә әремнәр үсеп беткән өйдә яшь бер ир-егет кеше күренгәли башлады. Р.Гариф 8) Тоташ буяу; сөртү. --- гель яки лак белән томаланган дәүләт номерын юл-патруль хезмәтендә эшләүчеләр дә, видеокамералар да бик яхшы таный. Ватаным Татарстан 9) Үз гәүдәң белән каплау. Бөек Ватан сугышы чорында --- Александр Матросовтан бер ел чамасы алдарак, 1942 елның 31 мартында, күкрәге белән дошман амбразурасын томалап, сугышчан иптәшләренә җиңү өчен юл ачкан гвардияче каһарман ул!.. Ш.Мостафин 10) Берәр нәрсә икенчесен күренмәслек итеп ышыклап тору. Ачуым килсә, җәй белән кышны үземнеке итәм, зәһәрем чыкса, күләгәм белән кояшны томалыйм. Т.Миңнуллин 11) күч. Күңелне, эчке дөньяны биләп алу (кайгы-хәсрәт, борчу, сагыш, күңелсезлек һ.б.). Моңарчы Мирвәли, нинди дә булса кирәксез уй миеңне томалый икән, андый чакта шул уйны бик ныгытып, тоташтан уйларга кирәк, шунсыз аннан котылу әмәле юк, дип инанып яши иде... А.Гыйләҗев. Бу, әлбәттә, куркак җаннарның наданлыгын көчәйтә, күзләрен сукырайта, күңелләрен томалый иде. Ф.Яхин 12) күч. Кимчелекләрне, начар эшләрне яшерү, яшереп калдыру, күрсәтмәү. Кайбер язучылар авыл тормышыннан алып язылган драма әсәрләрендә кыз белән егет арасындагы мәхәббәтне төп тема итеп алалар да шул чорның политик, экономик шартларын томалап калдыралар... К.Гыйззәтов. Халык телендәге сүзләргә караганда, алар, эчке хискә бирелеп, күп урында, татарларга ачудан фанатик берьяклылык белән, дөреслекне томалап калдырганнар. Шәһри Казан Томалап алу Кинәт, һәрьяклап томалау; тиз генә томалау; вакытлыча томалау. Ишек янын таза ирләр томалап ала. М.Мәһдиев. Бөтен өй эчен ниндидер куе караңгылык томалап алгандай булды, күз алдындагы әйберләр күренмәс, тавышлар ишетелмәс булды. Н.Фәттах Томалап бетерү Бөтенләй томалау; барысын да томалау. Черки күплектән битен-күзен яулык белән томалап бетергән Фәридә, күрәсең, әле яңа гына басудан кайтып, --- табак-савытларны юып ята иде. Н.Фәттах. --- яшен яшьни дип, бөтен утларны сүндереп куйды, --- көзгеләрне томалап бетерде. А.Әхмәтгалиева Томалап карау Томаларга тырышу; сынау өчен томалау. Сул кулы белән тез башын томалап карады, итәкне тартып төшерергә тырышты, барыбер тезләр ачылып калды. А.Гыйләҗев. Алай да итеп карадылар, болай да, колакларын мендәр белән дә томалап карадылар – барып чыкмады. Р.Мөхәммәдиев Томалап китү Тулысынча томалау. Юлларны, авыл урамнарын көрт басты, елгаларны ярлары белән тигезләде, ул гына да түгел, таң атканчы, кайсыбер өй ишекләрен томалап китте. Д.Бүләков Томалап кую Томаланган хәлгә китерү. Кышын тәрәзәләрен кар томалап куя икән. М.Маликова. Аның күзен томалап куя алмыйм ич инде мин. Ә.Хәсәнов Томалап тору Томаланган хәлдә тоту; билгеле вакытка томалау. Алексей җиргә тезләнә, башын ике учы белән кыса, колакларын томалап тора, тик алай да чыдый алмый. Х.Камалов. Төштән соң башланган пыскак яңгыр һаман сибәли, куе томан кебек, әйләнә-тирәне томалап тора. С.Сабиров Томалап чыгу Барысын да томалау. Кортларның утырып беткәннәрен көтеп, оя авызларын юеш чүпрәкләр белән томалап чыкканчы, төнге унберләр дә җиткәндер. А.Хәсәнов Томалый башлау Томаларга тотыну. Ахырында шәһәрне караңгылык томалый башлады. С.Җәлал. Бервакыт алтын-көмеш өеме байның муенына җиткән, авыз-борынын каплаган, күзләрен томалый башлаган... Г.Гыйльманов Томалый төшү Бераз томалау; тагын да күбрәк томалау. Аты алдына йомшак солы саламы салды да, алачыкның бөркәвен чак кына томалый төшеп, өйгә керергә булды. М.Хәсәнов. Гөлфирә пәрдәне томалый төште, ләкин, сызык кына ачык калдырып, күзәтүен дәвам итте. Г.Кашапов |