ТОМАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. томалау . Күкрәк-беләкләре дә, нәкъ сакал-мыегы кебек, бөдрәләнеп торган кара төк белән томаланган. М.Хәсәнов. Табылдык әйбер бөке белән томаланган бер савыт булып чыккан. Г.Гыйльманов 2) Каплап куелу; бикләнү, ныгытылу. Тоткыннарга тәгаенләнгән, юан-юан тимер рәшәткәләр белән томаланган тәрәзәле боек вагон алдында эре-эре ике төркем кайный ---. А.Гыйләҗев. Бер фатирда бүлмә тәрәзәсе биек шифоньер белән томаланган иде, чөнки бабай еш кына тәрәзәдән чыгарга омтыла, дүртенче кат икәнен дә аңламый икән. Татарстан яшьләре 3) Һава, су һ.б.ш.лар кермәслек итеп төренү, ябылу. Мәрьям --- яхшылабрак, томаланыбрак киенде. Н.Фәттах 4) Һавасыз, сулышсыз һ.б.сыз калу, изоляцияләнү. Орлыкларым вакытында чыга алмый калганнар, кайберләре, томаланып, бөтенләй черегәннәр. Г.Ибраһимов 5) Җан ияләрендәге күз, колак кебек әгъзалар томан, яры, элпә һ.б.ш. белән капланып, сиземен югалта төшү, тоныклану, томанлану. Башыма кан бәреп, колагым томаланды, бүлмәдәге ыгы-зыгыны томан аша күргәндәй карап торам. Л.Ихсанова. Кичә берәү аның янына гозер белән килгән иде. – Әниемнең күзләре томаланды, врачлар да ярдәм итә алмый, – диде ул кеше. М.Маликова 6) күч. Дөнья хәлләреннән хәбәрсез булу. Үз ирегеңдә йөрү нинди рәхәт, иеме, абый! --- Кичләрен өйдә томаланып ятулардан тәмам гарык булган идем. Э.Касыймов. --- шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә --- ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. М.Кәбиров 7) күч. Һуштан язу, аңсызлану; зиһенсезләнү. Әнвәр, кайтып, ылыс идәнгә ауды. Аяк табаннары сулык-сулык килеп авырта, буыннары гүли, башы, зиһене томаланган. Х.Камалов. Аяусыз хөкем чыгарды хатын, ләгънәт укыды, каргады. Бер уйласаң, ул хаклы түгелмени? --- Ярый әле чирләмәде, хисләргә тулышып, мие томаланып, җирдә тәгәрәмәде. А.Гыйләҗев Томалана башлау Томалану билгеләре сизелү. Батыргали агай, бик исерек булмаса да, яхшы ук кызган, күз аллары томалана башлаган иде. Ш.Мөхәммәдев. Рухы төшеп, уйга чумган Фәргиз туңып томалана башлаган тәрәзәдән тышка карап торганда, эреле-ваклы этләр ияртеп, Дамка кайтып керде. З.Фәйзи Томалана төшү Беркадәр томалану; тагын да ныграк томалану. Башта, салкын суктымы икән әллә дип, күршесеннән күзләренең бәбәгенә корт балы салдырып карады, файдасы тимәде, фельдшердан күз даруы алдырды, томалана төшкән кебек кенә булды күзләре. Сөембикә Томаланып алу Бераз томалану. Ул хәтәр дәвердә кешеләргә золым-золмәт мөһере итеп сугылган 50 нче статьяның шомлы пунктлары, кешене --- танышларына яла ягарга мәжбүр итәр өчен кулланылган җәзалау алымнары хакында укыганда гына да зиһене томаланып алгандай була. Ф.Дунай. Тик ун еллап инде күзләре күрми, вакыты-вакыты белән колагы томаланып ала, шуңа кычкырыбрак сөйләшергә туры килә. Туган як Томаланып бару Акрынлап томалану; торган саен ныграк томалану. Аның үзенең дә бер күзе томаланып бара иде. Ә.Хәсәнов. Ләкин күңеле, сабыр ит, көт, чит кеше түгел бит ул сиңа, сөйләш, кайбер нәрсәләргә миең дә томаланып бара торгандыр, дияр иде. Х.Хәйруллин Томаланып бетү Тәмам, тулысынча томалану. Әллә нинди спектакль иде ул. Туктаусыз атыш: шарт та шорт. Колаклар томаланып бетте. Э.Касыймов. – Китап укый-укый томаланып беткәннәр! – дип, Хәмиткә бүлмәдәшләреннән зарланды. Ф.Яхин Томаланып җитү Тулысынча томалану; тиешле дәрәҗәдә томалану. Томаланып җитмәгән кибәннәрнең үзәгенә су үтә. А.Шамов Томаланып калу Ниндидер сәбәп аркасында томалану. Тиздән Газиз исемле малай белән бәйле өметләре үлем, теге дөнья хакындагы шомлы уйлары астында басылып, томаланып калды. Г.Гыйльманов Томаланып килү Акрынлап томалану, томалана башлау. Администраторлыкны төп эш стиле дип санаган һәм үз фикереннән чыгып кына командалык итәргә яраткан элекке председатель заманында томаланып килгән уй-фикерләр бөтенесе дә өскә калкып чыктылар. Г.Шәйхи. Һәр авыл башында ук чүп-чар оясы, томаланып килгән чишмәләр, эшләмичә сусыз утыручы колонкалар, җимерек күперләр... Татарстан яшьләре Томаланып китү Кинәт кенә томалану. Күз аллары томаланып китте, колак төбендә әлеге приказчикның: «Җае чыкканда файдалана белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың», – дигән сүзе яңгырап торды. М.Галәү. Ләкин картның канәгать кыяфәтен күргәч, кинәт мие томаланып китте. М.Маликова Томаланып кую Алдан ук томалану; кинәт кенә томалану. Буа тавышы бер акрыная, бер көчәя. Бәлки, Бибинурга гына шулай ишетеләдер ул, чөнки аның зиһене кайчагында томаланып куя, колаклары ишетмәс хәлгә килә. А.Гыйләҗев. Аракыдан мие томаланып куйган Мотаһар аяк астындагы нәрсәләргә абына-сөртенә килеп, ишеккә капланды ---. А.Хәлим Томаланып тору Даими томаланган хәлдә булу; вакытлыча томалану. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томаланып тора, һәм кул-аяклары хәлсез яналар. Ә.Еники. Бу уйлары патша заманнарында ук барлыкка килеп, илгә совет кергәч онытылып һәм коммунистик кызыл таш белән бастырылып, томаланып торды. Ф.Яхин |