ТОМАГА и. Ауга өйрәтелгән ерткыч кошларның күзләрен каплау өчен кидертелә торган күн башлык. Япанчы --- томагасын ачкан бөркет сыман Карый икән тирә-ягына. Н.Арсланов. Бөркетче – тау өстендә, бөркет – аста, Күзәтү ансат болай аулаганда. Томагасын алу белән, ерактан ук, Кыран бөркет үз корбанын сайлаганда, --- Бөркет батыр тырнак җәйгән, калмый таңга. А.Конанбаев |