ТОМ I гр. и. 1) Әсәрләр җыентыгының аерым китап итеп чыгарылган бер өлеше, җилд. Биш томлык сайланма әсәрләрем чыгып ята. Өч томы – чыкты инде. Ф.Яруллин. Әле яңа гына дүрт томлыгым чыкты. Өч томы чәчмә әсәрләрем, яңа хикәяләрем, дүртенче томы киносценарийлар – Тукай, Нуриев, Алып батыр, Аксак Тимер белән болгар кызы Гайшәбикә турында. Р.Батулла

2) Сериянең, билгеле әдәби хезмәтләр тупланмасының аерым китабы, кенәгә. Татар әдәбиятын да ике том итеп чыгарганнар. Беренче томга халык авыз иҗаты кергән, икенчесенә – классикларыбыз иҗаты. Р.Миңнуллин. Вәлиди хаксызга репрессияләнү сәбәпле, сүзлекнең икенче томы чыкмыйча кала, һәм ул эзсез югала. Ф.Гаффарова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә