ТОЛЬ и. фр. 1. Су үткәрми торган махсус эремә (битум, сумала) сеңдерелгән катыргыдан гыйбарәт төзү материалы. Югыйсә түбәне Тимерша үзе яба иде, ә ул --- зур итеп салынган йортка толь тышлы бүрек кидерүне өнәмәде, әнисенең һәм хатынының, хәзергә толь ярап торыр, аннары калайга алыштырырбыз, дигән сүзләренә ачу итепме, тольне үзе үк начарлата иде бугай. М.Хуҗин

2. с. мәгъ. Шул материал ябылган, шул материал белән капланган. Тимерша түбәне тоташтан тутыя калай белән япты, акчасын кызганмады. Йортлары балкып тора хәзер! Толь түбә төсен бөтенләй дә алып торган икән. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә