ТОЛЫП и. Ачык салкын һавада озак булганда, тышкы кием өстеннән киелә торган зур якалы озын, киң мех тун. Олаучылар өсләрендәге толыпларын, җылы бияләйләрен, туннарын салып бирә: юл ерак, янәсе, без чыныккан кешеләр, ә сез туңып үләрсез. Р.Мостафин. Кошёвка сыздыртып үтеп китте, ә кошёвкада, толыпка төренеп, кырын яткан кеше авыл советы рәисе Кара кул Хәбри иде. Н.Кәримова |